news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дары заводын шәһәр читенә күчерергә кирәк – Олег Морозов

Завод 1788 елдан эшли, гражданлык һәм хәрби корал өчен төрле төрдәге дары, шулай ук лак-буяу материаллары җитештерә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Җомга көнне чыккан янгын аркасында коткаручы үлеменә китергән Казан дары заводын шәһәр читенә күчерергә кирәк, дип белдерде ТАССка Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов.

24 мартта Россия Тикшерү комитеты дары заводында янгын сәбәпле җинаять эше кузгатты,ә Казан шәһәре прокуратурасы республиканың аерым режимдагы объектларында канунны үтәү күзәтчелеге буенча әлеге хәл уңаеннан тикшерү башлады. Янгын 400 квадрат метрда булган, ул югары, өченче авырлыктагы дип билгеләнгән. Сәбәпләре турында әлегә хәбәр ителми.

"Шәһәр читендә булса бер хәл әле. Биредә бу проблеманы никадәр тизрәк чишү мәсьәләсе тора. Чөнки бу бит эш урыннары, аны тиз генә башкарып булмый. Предприятиенең бик нык тузган булуы аңлашыла. Миңа билгеле булганча, төп идея – әлеге предприятиене шәһәр читенә күчерү, билгеле, бар. Бу теләк мәсьәләсе генә түгел, вакыт һәм акча да дигән сүз", – диде агентлык әңгәмәдәше.

2016 елның 14 июлендә заводның генераль директоры Хәлил Гыйниятов Казан дары заводын шәһәрдән читкә чыгару 70 млрд. сумга төшәчәген җиткергән иде. Аның сүзләренчә, куркыныч объектны шәһәрдән читкә күчерү турында инде дистә еллар сөйләшенә. Завод дирекциясе кулланылмый торган мәйданнарны салым түләмәс өчен шәһәргә бирергә риза. Әмма аның өчен җирне федераль милектән муниципалитетка күчерергә кирәк.

Россия техник күзәтчелеге федераль хезмәте 21 мартта Казан дары заводын һәлакәт хәлендәге иң проблемалы предприятие дип җиткергән иде. Россия техник күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров сүзләренчә, узган ел заводта өч һәлакәт булган.

Казан дары заводы шәһәрнең халык тыгыз утырган иске өлешендә урнашкан.

Завод 1788 елдан эшли, гражданлык һәм хәрби корал өчен төрле төрдәге дары, шулай ук лак-буяу материаллары җитештерә. Тулы куәткә эшли, конструкторлык, фәнни һәм җитештерү бүлекчәләре, лаборатор-сынау җиһазлары, үз полигоны бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot