news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан даруханәләрендә даруларны бәясен арттырып сату очраклары теркәлмәгән

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева һәм бер төркем журналистлар Казандагы Декабристлар һәм Восстание урамнарында урнашкан “Казанские аптеки” һә

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева һәм бер төркем журналистлар Казандагы Декабристлар һәм Восстание урамнарында урнашкан “Казанские аптеки” һәм “Сакура” даруханәләрен тикшерде. Максат – даруларга булган бәяләрне көйләүгә караган норматив актларны үтәүне тикшерү иде. Әлеге тикшерүләрне 26 апрельдән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе вәкилләре белән берлектә уздыра.
Искә төшереп үтәбез, 1 апрельдән Россия территориясендә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне дәүләт тарафыннан көйләү тәртибе гамәлгә кергән иде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Кеше гомерен саклап калу өчен әһәмиятле һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне җайга салуны камилләштерү” турындагы Карары бәяләр үсүен контрольдә тота һәм җайга сала. Әлеге документ җитештерүче куйган бәянең чиген теркәүне күздә тота. 1 апрельдән даруханәләр яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларны күпләп һәм берәмләп сату өстәлмәләре чиген исәпкә алып сатарга тиеш була. Бүгенге көндә күпләп сатканда бәяләргә өстәлмәләр – 20 проценттан, берәмләп сатканда 45 проценттан артмаска тиеш. Даруханәләрдә халык өчен үтемле урында кәгазьдә яки электрон формада яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларның чик бәяләре турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш. Әлеге мәгълүмат ай саен яңартылырга тиеш. Сәүдә залында шулай ук бәяләр өлкәсендә җаваплы булган белгечнең телефоны күрсәтелгән белдерү эленгән булырга тиеш.
Фәридә Яркәева журналистларга биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, бүгенге көндә Казанның 120 даруханәсе тикшерелгән инде. Бүгенге тикшерү күрсәткәнчә, “Казанские аптеки” һәм “Сакура” даруханәләрендә кәгазьдә һәм электрон формада бәяләр турында даруханә белгеченнән яки министрлык сайтыннан мәгълүмат алу мөмкинлеге хакындагы белдерүләр, бәяләрне көйләүгә караган норматив документлар, яшәү өчен мөһим һәм кирәкле дарулар, аларга куелган чик һәм гамәлдәге бәяләр исемлеге китерелгән. Халык бу исемлек белән таныша ала.
“Казанские аптеки” даруханәсендә кайбер даруларның бәяләре чагыштырылды. Мәсәлән, “Арбидол” даруына чик бәясе – 217 сум куелган булса, даруханәдә ул 189 сум 40 тиеннән сатыла. “Кларитин” дигән даруның чик бәясе - 714 сум 16 тиен булса, даруханәдә аны 616,20 сумнан сатып алып була. “Безнең алда республика Президенты даруханәләрдә даруларга бәяләр турында мәгълүмат халыкка үтемле булырга тиеш, дигән бурыч куйган иде. Казанда 486 даруханә бар. Без Президент йөкләмәсен үтәү максатыннан, аларның бөтенесен дә тикшерергә тиеш. Закон үтәлмәгән очракта, даруханәләр административ җаваплылыкка тартылачак яки аларның лицензиясе алыначак. Әлегә даруларны бәясен арттырып сату очраклары күзәтелмәгән”, - диде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot