news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дөньяның инновацион шәһәрләре рейтингына кергән

Анда Россиянең 22 каласы бар

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Казан "Innovation Cities Global Index-2015" дөньяның инновацион шәһәрләр рейтингына кергән, аны Австралиянең "2thinknow" агентлыгы төзегән.

Дөньяның 442 шәһәреннән торган рейтингка Россиянең 22 шәһәре: Мәскәү (45нче урын), Санкт-Петербург (48), Екатеринбург (220), Казан (223), Новосибирск (244), Түбән Новгород (273), Красноярск (280), Самара (282), Ростов-на-Дону (289), Калининград (303) кергән. Рейтингның лидерлары арасында: Лондон, Сан Хосе, Вена, Бостон һәм Сеул.

Рейтингны төзегән вакытта инновацион производстволар өчен венчур инвестицияләре алу, бизнеска дәүләт ярдәме, белем бирү һәм базар мөнәсәбәтләрен үстерү дәрәҗәсе исәпкә алынган. Рейтинг инновацион идеяләрне формалаштыру һәм үзләштерү өлкәсендә мөмкинлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.        

news_right_1
news_right_2
news_bot