Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дөньядагы иң уңайлы отельләре булган 50 шәһәр исемлегендә
Иң яхшы "йөзлек"кә Калининград, Краснодар, Новосибирск, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кергән
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең 6 шәһәре дөньядагы иң яхшы отельләргә һәм кунакханәләргә ия. Алар арасына Казан да керә, иң яхшы 50 шәһәр исемлегендәге рейтингта ул 42 нче урында бара. Бу хакта trivago.ru тикшеренүләре нәтиҗәләре сөйли, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты “Российская газета”га сылтама белән.
Казаннан кала, иң яхшы "йөзлек"кә Калининград, Краснодар, Новосибирск, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кергән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: төньяк башкаланы Казан шактыйга узып киткән – Санкт-Петербург рейтингта 87 нче урында гына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз