Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Санкт-Петербургта оештырылган театр фестивалендә чыгыш ясый
Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Санкт-Петербургта оештырылган театр фестивалендә чыгыш ясый
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә Санкт-Петербургта “Арлекин” дип исемләнгән IV Бөтенроссия балалар театр сәнгате фестивале старт алды. Анда Россия төбәкләре һәм якын чит илләрдән театр коллективлары килә, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге мәртәбәле чарада Казан дәүләт яшь тамашачылар театры да катнаша. Коллектив анда Г.Х.Андерсенның “Гадкий утенок” әкияте буенча эшләнгән “Дикий” исемле спектаклен тәкъдим итә. Аны сәхнәгә куючы — театрның баш режиссеры Владимир Чигишев, рәссамы — Булат Ибраһимов.
Россия театрлары директорларын, режиссерларын, актерларын, мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы белгечләрен, Россиянең Театр әһелләре берлеге вәкилләрен, драматургларны, композиторларны, балалар психологларын, театр тәнкыйтьчеләрен, рәссамнарны үзенә туплаган әлеге фестивальнең максаты — балалар театры традицияләрен саклау һәм үстерү. Быел ул Корней Чуковскийның тууына 125 ел тулуга багышлана.
Шәһәрнең “Зазеркалье” Балалар музыкаль театрында узучы фестиваль кысаларында Петербургның дәүләт театр сәнгате академиясе студентлары катнашында режиссерлык-актерлык лабораториясе үткәрү дә планлаштырыла. Булачак актерлар анда Чуковский әсәрләреннән өзекләр тәкъдим итә һәм балаларга әкиятләр сөйләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз