news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сезон премьера спектакле белән ябыла

Бу көнне тамашачыларны театрның юбилей сезонында куелган спектакльләрнең геройлары белән очрашулар көтә.

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сезон премьера спектакле белән ябыла
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 29 июньдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры 85нче сезонын яба. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне тамашачыларны театрның юбилей сезонында куелган спектакльләрнең геройлары белән очрашулар көтә. Театр сөючеләр алар белән бергә фотога төшә алачак. Сәхнәдә исә сезонның премьерасы - «Выстрел» спектакле күрсәтеләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot