news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ачык ишекләр көне уза

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ачык ишекләр көне уза

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 24 мартта Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ачык ишекләр көне узачак. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу көнне мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары академиянең уку аудиторияләрен, классларын, дәвалау-консультатив үзәген һәм башка биналар белән таныша алачак. Белгечләр әзерләү юнәлешләре, факультетлар, кафедралар белән һәм 2018 елда югары уку йортына керү шартлары белән танышу мөмкинлеге булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Себер тракты ур., 35 йорт, Н. Э. Бауман ис. КДВМАнең төп бинасы (актлар залы). Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2739646 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot