news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт университетында ландшафт дизайны мәктәбен тәмамлаучыларның күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә Халыкара хатын–кызлар көненә багышланган

(Казан, 7 март, “Татар–информ”). Казан дәүләт университетының Тарих музее күргәзмәләр залында “Югары ландшафт дизайны мәктәбе” Укыту үзәген тәмамлаучылар, тыңлаучылар һәм укытучыларның эшләре урын алган “Дизайн” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Халыкара хатын–кызлар көненә багышланган.
Күргәзмәдә 23 авторның эшләре куелган, дип хәбәр итә КДУның матбугат үзәге. Укыту үзәге директоры Людмила Шалабанованың сүзләренә караганда, күргәзмәнең максаты – курсларны тәмамлаучылар, укытучылар һәм тыңлаучылар натурасының иҗади байлыгын күрсәтү. Быел “Югары ландшафт дизайны мәктәбе”нә 9 ел тула. Бүгенге көндә биредә югары әзерлекле белгечләр: архитекторлар, туфрак белгечләре, дендрологлар белем бирә.
Экспозициядә курсларны 2008 елда тәмамлаган, туристлык агентлыгы генераль директоры Лилия Григорьева төшергән фотолар, бизәү әйберләре, хәтта кеше биеклегендәге Убырлы карчык курчагы урын алган. Л.Григорьеваның сүзләренә караганда, “Югары ландшафт дизайны мәктәбе” курслары үз тарафдарларыңны табу мөмкинлеге дә. Мисал өчен, курсларны тәмамлаучылар Чәчәк яратучылар клубын оештырган, анда йөрүчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, үсемлек орлыклары алмаша.
Авторларның берсе, 2008 елда КДУның география һәм экология факультетын тәмамлаган Юлия Бизаева параллель рәвештә ландшафт дизайны белгечлеген дә үзләштергән. Ул тәкъдим иткән эшләр арасында бизәкле тәлинкәләр, мендәрләр, картиналар бар.
Күргәзмә 13 мартка кадәр дәвам итәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot