Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан дәүләт университеты тәнкыйтьче һәм әдәби тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллинны искә алды
Татар әдәбияты үсешенә үзеннән өлеш керткән әлеге шәхеснең тууына - 75 ел
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрваз Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан, бүген Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Татар әдәбияты тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире, доцент Таһир Гыйлаҗевның кереш сүзе белән ачылган әлеге чарада төп доклад белән чыккан доцент Рифә Харрасова Фәрваз Миңнуллинның тәнкыйди эшчәнлеген мөмкин кадәр тулы ачарга тырышты. Өлкән укытучы Чулпан Гыйлаҗева исә аның тәнкыйди эшчәнлегендәге хикәя жанрына тукталды, аспирант Динә Яруллина Фәрваз Миңнуллин тәнкыйдендә Әмирхан Еники иҗатын яктыртты.
Факультетның татар әдәбияты тарихы һәм теориясе, укыту методикасы һәм хәзерге татар әдәбияты кафедралары галимнәре тарафыннан оештырып уздырылган әлеге фәнни-гамәли конференциядә филология фәннәре докторларыннан факультет деканы Искәндәр Гыйләҗев һәм кафедра мөдире Тәлгат Галиуллин, шулай ук шагыйрә Илсөяр Иксанова Фәрваз Миңнуллин белән бәйле хатирәләрен барладылар, әлеге шәхесне юксынуларын басым ясап әйттеләр. Студентлар алдында чыгыш ясаучылар арасында Фәрваз Миңнуллинның кызы – танылып килүче яшь һәм бик өметле шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да бар иде: ул үзенең иҗат җимешләреннән үрнәкләр тәкъдим итте.
Искәртеп үтәбез: Ф.Миңнуллин тәнкыйть мәкаләләрендә агымдагы татар әдәбияты мәсьәләләре яктыртыла һәм язучыларның иҗатларына анализ ясала; Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәд Мәһдиев, Рафаил Төхфәтуллин һ.б. язучыларның иҗат портретлары шәрехләнә.
Ф.Миңнуллин 1994 елдан бирле арабызда юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз