news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт университеты сәнәгать дизайнерларын укыта башлаячак

Моңа кадәр КДАТУның Архитектура һәм дизайн институтын җитәкләгән Карина Набиуллина Сәнәгать дизайны югары мәктәбендә директор вазифасын башкарачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казан федераль университеты сәнәгать дизайнерларын укыта башлаячак.

«Югары уку йорты составында Сәнәгать дизайны югары мәктәбен ачарга планлыштырабыз», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров матбугат очрашуында.

Ректор сүзләренчә, сәнәгать дизайны өлкәсендә эшләячәк бу бүлекне ачу кирәк. «Филология мәдәниятара коммуникацияләр институтында дизайн кафедрасы эшли, ләкин ул сәнәгать дизайны белән шөгыльләнми. Икътисад һәм финанслар институтында территориаль үсеш өлкәсендәге тикшеренүләр белән шөгыльләнүче кафедра бар. Аларны кушып, бер структура булдырырга вакыт җитте. Ул я институт, я дизайн уку йорты дип аталачак — аерма юк», — диде ул.

«Моңа кадәр КДАТУның Архитектура һәм дизайн институтын җитәкләгән Карина Набиуллина Сәнәгать дизайны югары мәктәбенең директоры булачак. Бу карар КДАТУ ректоры белән хәл ителгән. Безнең илдә бу өлкә белгечләре әз», — диде Гафуров.

news_right_1
news_right_2
news_bot