Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт университеты китапханәсендәге фарсы кулъязмалары турында китап
Казан дәүләт университеты китапханәсендәге фарсы кулъязмалары турында китап
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Иртәгә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Айсылу Арсланованың “Описание рукописей на персидском языке Научной библиотеки им.Н.Лобачевского Казанского государственного университета” дигән китабын тәкъдир итү булачак.
Әлеге басма Мәскәү шәһәрендә нәшер ителгән. Аның авторы А.Арсланова – тарих фәннәре кандидаты, Тарих институтының Урта гасыр тарихы бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре һәм Казан дәүләт университеты татар тарихы кафедрасы каршындагы археографик лаборатория өлкән фәнни хезмәткәре. КДУ фәнни китапханәсенең фарсы телендәге кулъязма китаплар тупланмасын Айсылу ханым 1999 елда өйрәнә башлаган. Аның китабы әлеге тупланманың яртысына ясалган каталогны тәшкил итә. Кулъязма фарсы китаплар әлеге басмада 36 тематик рубрикага бүленеп бирелгән. Алар арасында астрология, теология, хәдис, суфичылык, Коръән тәфсирләре һ.б. темаларга багышланган язмалар бар.
Әлеге басма Ислам Республикасы Иран илчелегенең Мәдәни вәкиллеге ярдәмендә дөньяга килгән. Аны тәкъдир итү чарасында Иран вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз