news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт циркы директоры вазыйфасына кандидатлар арасында бәйге үткәрелә

Циркны җитәкләргә теләүчеләр оешманы үстерү концепциясен дә тәкъдим итәргә тиеш.

Казан дәүләт циркы директоры вазыйфасына кандидатлар арасында бәйге үткәрелә
Михаил Захаров/архив

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Казан дәүләт циркына яңа җитәкче эзлиләр. 11-28 февральдә директор вазыйфасын башкаруга кандидатларны сайлау буенча конкурс уздырылачагы турында Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителде.

Бәйге ике этаптан тора. Беренче – читтән торып үткәрелүче этапта үз кандидатураларын тәкъдим иткән кешеләрнең документларын өйрәнәчәкләр. Кандидатлар Мәдәният министрлыгына шәхси документлары белән беррәттән, циркны үстерү буенча тәкъдимнәрен дә бизнес-план яки үсеш концепциясе рәвешендә язып бирә ала. Гаризалар 21 февральгә кадәр кабул ителә.

Икенче этапта кандидатлар белән очрашып сөйләшү, аларның профессиональ һәм шәхси-эшлекле сыйфатларын бәяләү планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot