news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт технология университеты I Студентлар һәм аспирантлар форумын кабул итә

Иртәгә форум кысаларында КДТУ, республика һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында пленар утырыш узачак

(Казан, 13 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казан дәүләт технология университетында I Студентлар һәм аспирантлар форумы ачылды.
Иртәгә форум кысаларында КДТУ, республика һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында пленар утырыш узачак.
Форум Россия Федерациясендә игълан ителгән Яшьләр елы, шулай ук Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында үтә.
Форумның программасы КДТУда беренче курста укучы студентларның хисап–сайлау конференциясен, студент яшьләрне борчыган проблемалар буенча секция һәм түгәрәк өстәлләр эшен үз эченә ала. Аерым алганда, түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышулар узачак: “Студентлар күзлегеннән белем бирү процессы. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары”, “Исемле стипендиатлар клубы. Студентлар фәне һәм инновацияләр”, “Студентлар клубы. Иҗади студент башлангычларына ярдәм күрсәтү һәм фестиваль хәрәкәте”, “Универсиада–2013. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше” һәм башкалар.
Чара нәтиҗәләре буенча КДТУның I Студентлар һәм аспирантлар форумының резолюциясе, вузның студентлар үзидарәсе һәм иҗтимагый берләшмәләре үсеш концепциясе кабул ителәчәк. Шулай ук студент яшьләргә ярдәм күрсәтү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен структур бүлекчәләргә, вуз администрациясенә тәкъдимнәр кабул итү дә күздә тотыла, дип хәбәр итә КДТУның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100