news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт техник университетында “Көз–2009” дигән эш урыннары ярминкәсе үткәрелә

Бүген Туполев исемендәге КДТУның 7 нче уку бинасында Татарстан һәм Россия предприятие–фирмаларының “Көз–2009” дигән вузара эш урыннары ярминкәсе уза

(Казан, 19 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген 10.00 – 14.00 сәгатьләрдә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының 7 нче уку бинасында Татарстан һәм Россия предприятие–фирмаларының “Көз–2009” дигән вузара эш урыннары ярминкәсе уза.
Ярминкәдә 32 предприятие үз вакансияләрен (шул исәптән, вакытлы мәшгульлек буенча да) тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтеннән. Ярминкәдә шәһәр Мәшгульлек үзәге, Казан, Татарстан, Россиянең әйдәп баручы предприятие, оешма һәм фирмалары катнаша. Вакансияләр турында мәгълүматлар базасы, статистика тәкъдим ителә, һөнәри үзбилгеләнү буенча белгеч һәм психологлардан консультация алырга мөмкин.
Эш урыннары ярминкәсе кысаларында шулай ук “Югары уку йорты–эш бирүче” системасында хезмәттәшлекнең озак вакытка исәпләнгән программаларын камилләштерү” дигән темага түгәрәк өстәл дә узачак. Түгәрәк өстәлдә ТР Икътисад министрлыгы, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, эксперименталь физика Бөтенроссия фәнни–тикшеренү институты (Саров), “С.А.Зверев исемендәге Красногорск заводы” федераль фәнни–тикшеренү үзәге ААҖ вәкилләре катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100