Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт техник университеты сакчыл производствога багышланган җыентык чыгарды
Басма ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбирләре Г.Дягтерев белән Г.Мингалиев редакциясендә нәшер ителгән
Казан, 19 февраль, “Татар-информ” ). Күптән түгел Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты “Сакчыл производствоны оештыруның, идарә һәм технологияләрнең заманча ысуллары буенча уку программалары комплексы” дигән җыентык чыгарды. Басма ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбирләре Г.Дягтерев белән Г.Мингалиев редакциясендә нәшер ителгән. Җыентык авторлары арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева белән корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе Олег Булгаков та бар.
Уку программалары комплексы барлык дәрәҗәдәге сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, уку йортларының педагоглар составы квалификациясен күтәрүгә исәпләнгән. Әлеге уку курсында сакчыл производство шартларында җитештерү системалары белән идарәнең заманча концепцияләре, производство менеджменты өчен кирәкле идарә чишелешләренә дә зур урын бирелгән. Бу мәсьәлә бүген аеруча актуаль. Эштән азат ителү куркынычы янаган предприятие хезмәткәрләренә сакчыл производство методикасын өйрәтү буенча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы катнашында программа да эшләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз