news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт медицина университетында "Татарча диктант"та 80 кеше катнашты

Татар телендә диктант язу традициясен, беренче булып, әлеге университет башлый.

Казан дәүләт медицина университетында "Татарча диктант"та 80 кеше катнашты
Александр Эшкинин

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан дәүләт медицина университетында "Татарча диктант"ны 80 кеше язды. Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән 262 сүздән торган өзекне Казан шәһәре Илдар Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина әйтеп яздырды.

КДМУның рус һәм татар телләре кафедрасының татар теле укытучысы Роза Әмирова татарча диктант язу традициясенең медицина университетыннан башланганын әйтте. 2016 елда биредә Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзекне язганнар.

Филология фәннәре докторы, Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин диктант язучыларны кыскача Гаяз Исхакыйның шәхесе белән таныштырды.

"Истанбулга барган, җанында татар рухы булган кеше Гаяз Исхакый каберен күрми китми, дип уйлыйм мин. Казаннан, Татарстаннан килгән милләттәшләребез минем белән күрешсеннәр өчен, мине Истанбулда җирләгез, дип васыять итеп калдырган язучы", - дип сөйләде галим.

Фоат Галимуллин Исхакыйның татарларның башка халыклар белән тигез булуы өчен көрәшкәнен билгеләп узды. "Иң беренче үзен көрәшче дип атады, язучылыгы - икенче планда", - диде.

Галим Исхакый әсәрләрен барлау белән шөгыльләнгән оешманың язучының барлык әсәрләре оригиналларын Төркиядән Казанга кайтарганын әйтте.

"Татар теле бәйрәме белән тәбрик итәм", - диде Равия Мухина һәм диктант алдыннан "Туган тел" җырын күмәк җырлауны тәкъдим итте. Ул әсәрнең 1923 елда Берлинда язылуын, 1938 елда басылып чыкканын әйтте.

Аның фикеренчә, әсәр язучының мөһаҗирлек чорында, күңеле сагыш белән тулган мәлләрдә язылган. "Әсәр мәхәббәт турында. Бу - мәңгелек тема. Геройларның эчке дөньялары табигать күренешләре аша бирелә", - диде.

Диктант язучыларга "кыймылдамыйлар, ыңгырашырга, поштырдау, шыбыр-шыбыр яңгыр ява" сүзләре тактада "шпаргалка" итеп язылган иде.

Былтыр КДМУда диктантны 44 кеше язган. "Әлбәттә, кызыксыну арткан дигән сүз. Без алай мәҗбүри димәдек. Дөрес, уку биналарына, тулай торакларга рекламалар элдек", - ди Роза Әмирова.

Ул педиатрия, фармацевтика, социаль хезмәткәр факультетларыннан студентлар, читтән чакырылган кешеләр дә язганын әйтте. "Бәлки, татар теле тирәсендә барган бәхәсләр кешеләрне берләштерә дә торгандыр", - ди ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100