news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт медицина академиясендә табиблар медицина реабилитациясе буенча фикер алышачак

Конференция реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасына нигез салынуга 95 ел тулуга багышлана.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 10 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясендә Россия Федерациясендә медицина реабилитациясе, курортология, физиотерапия һәм спорт медицинасы хезмәте үсешенең актуаль мәсьәләләренә һәм заманча тенденцияләренә багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Федерациясендә медицина реабилитациясе, спорт медицинасында фән һәм практика үсешенең бүгенге көн этабы” дип исемләнгән конференциядә халыкара вәкилләрнең дә катнашуы көтелә. Конференция реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасына нигез салынуга 95 ел тулуга багышланган. Казан дәүләт медицина академиясе иң борынгы кафедраларының берсенең тарихы 20 һәм 21 нче гасырның танылган табиб, галимнәре – Г.Клячкин, Л.Клячкин, О.Войдинова, Э.Әүхәдиев эшчәнлеге белән бәйле.

Конференция кысаларында Идел буе федераль төбәкләренең медицина реабилитациясе һәм спорт медицинасы буенча баш белгечләре киңәшмәләре узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100