news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт медицина академиясендә Гыйльми Совет утырышы узачак

Анда академия ректорының укыту эшләре буенча урынбасары профессор Антонина Анохина 2009 елда академия тарафыннан укыту-җитештерү планын үтәү турында хисап бирәчәк

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 17 февральдә Казан дәүләт медицина академиясендә Гыйльми Совет утырышы узачак. Анда академия ректорының укыту эшләре буенча урынбасары профессор Антонина Анохина 2009 елда академия тарафыннан укыту-җитештерү планын үтәү турында хисап бирәчәк. Гомуми мәсьәләләр буенча ректор урынбасары Ренат Үткелбаев исә узган ел медицина уку йортының хуҗалык хезмәте эшчәнлеге турында сөйләячәк. Шулай ук Совет утырышында микробиология кафедрасында фәнни-педагогик процессын мәгълүматлаштыру, интернатурада уку программасын раслау кебек темалар да каралачак, дип хәбәр итә Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100