Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казан дәүләт медицина академиясендә “Диагностиканың молекуляр-генетик ысуллары һәм социаль яктан бәйле инфекцион авырулар терапиясе” нә багышланган конференция узачак
^Казан дәүләт медицина академиясендә “Диагностиканың молекуляр-генетик ысуллары һәм социаль яктан бәйле инфекцион авырулар терапиясе” нә багышланган конференция узачак
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 16-17 март көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясендә “Диагностиканың молекуляр-генетик ысуллары һәм социаль яктан бәйле инфекцион авырулар терапиясе принциплары” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина академиясе, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты тарафыннан оештырыла торган әлеге конференциядә Казан галимнәре генә түгел, Мәскәү белгечләренең дә катнашуы көтелә.
Ачылыш өлешендә сәламләү сүзләре белән, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева һәм Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, профессор Марс Михайлов чыгыш ясаячак. “Инфекцион патологиянең актуаль проблемалары”, “Диагностиканың молекуляр-генетик ысуллары һәм ВИЧ терапиясе принциплары”, “Җенси юл аша күчә торган инфекцияләр терапиясе принциплары” һәм “Вирус гепатитлары һәм башка инфекцияләр диагностикасы ысуллары” темаларына нигезләнгән дүрт секция эшендә төрле докладлар укылачак. “Вируска каршы иммунитет механизмнары. ВИЧ инфекциясенең иммунодефицит табигате”, “Кош кизүен кузгатучы генодиагностикасы”, ВИЧ йогышлы хатын-кызлардан туган балалар халәте мониторингының молекуляр-биологик ысуллары” һәм башка мәсьәләләр хакында кызыклы мәгълүматлар яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз