Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «Итиль» спорт комплексы ачылды
Шушы спорт комплексы ачылышыннан әлеге университетның спорттагы җиңүләре башланыр дип өметләнәм, дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан башкаласы Казанда 2013 ел Универсиадасына мөнәсәбәтле 6 спорт объекты берьюлы ачылды.
Шулардан «Итиль» дип аталганы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты спорт комплексы булып (ул Даурская урамында), аның ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, әлеге университет ректоры Рифкать Юсупов җитәкчелегендә укытучылар составы һәм, билгеле, студентлар катнашты.
Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы төгәлләнә, ел дәвамында бик күп спорт объектлары ачылды, бүген уникаль көн – берьюлы 6 спорт объекты ачыла, дип билгеләп үтте чыгышында З.Вәлиева. Аның сүзләренчә, «Итиль» спорт комплексы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары – культураны киләчәктә массаларга җиткерүчеләр халыкта культуралылык тәрбияләүдә рухи һәм физик культураның бергә булуын аңлап, шуны үзләрендә сеңдереп тәрбияләнәчәкләр, күренә ки, Казанда массакүләм спорт даирәсе киңәя бара. Шушы спорт комплексы ачылышыннан Мәдәният һәм сәнгать университетының спорттагы җиңүләре башланыр дип өметләнәм, дип, министр җыелганнарны әһәмиятле вакыйга белән тәбрик итте.
«Казан Универсиадасына виват!» - шундый сүзләр белән чыгышын башлаган ректор Рифкать Юсупов бу университетның 2013 ел Универсиадасының спорт чараларының гына түгел, мәдәни чараларының да үзәгендә булачагын басым ясап әйтте. Казанның Вахитов районы хакимияте башлыгы Руслан Шакиров «Итиль»нең 10 ай чамасы вакыт эчендә сафка басуын искәртте һәм әлеге комплекстан студентлар спортта әзерлек базасы сыйфатында гына түгел, микрорайон халкы да файдаланачак, диде. Чыгыш ясаучылар биредә волейбол, баскетбол һәм мини-футбол буенча уеннар үткәреләчәк, дигән фикер әйтте.
«Татар-информ» хәбәрчесенең сорауларына җавабында, «Итиль»нең директоры Шамил Мамәшев мондый мәгълүматлар китерде. Спорт комплексының гомуми мәйданы – 1250 кв.м, аның төзелешенә күпме акча сарыф ителгәне билгеле түгел, моны ТР баш инвестицион төзелеш идарәсе генә белә. Бина, FISU таләбе буенча, Универсиада барышында уеннар өчен түгел, ә баскетбол буенча тренировкалар өчен генә кулланылачак. Хәзерге вакытта «Итиль»дә университетның физик тәрбия кафедрасы урнашачак, студентлардан кала, алдан килешеп, волейбол һәм баскетбол буенча шәһәр һәм район ярышлары үткәрелергә мөмкин булачак, ә тамашачы җанатарлар өчен урын каралмаган, ә инде мини-футбол уеннары уздырылу мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.
Студентларны һәм укытучыларны шатлыклы вакыйга белән котлап килүчеләр арасында «Зенит» футбол клубының баш тренеры, рус Кыш бабае белән Кар кызы да бар иде.
Студентлар спорт залында нәфис гимнастика, спорт аэробикасы, баскетбол элементлары күрсәтеп, спорт төрләренең төрлесе буенча күрсәтмә чыгышлар ясадылар, волейбол буенча мини-матч та үткәрделәр. Залга урнаштырылган зур монитор аша «Ак барс» бергә-бер көрәшләр спорт сарае белән видеорежимда туры элемтәгә кереп, бүген ачыла торган спорт объектлары белән бергә «Итиль» спорт комплексы да тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз