news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Дәүләт химия–технология университеты Стамбулдагы техник югары уку йортлары белән дә элемтәләр урнаштырырга тели

Казан Дәүләт химия–технология университеты Стамбулдагы техник югары уку йортлары белән дә элемтәләр урнаштырырга тели

(Анкара, 1 март, “Татар-информ”, Камилә Хәйруллина). Күптән түгел Казан Дәүләт химия–технология университеты галимәсе Наилә Баһаутдинова Төркиядә булып китте. Ул Анкара шәһәрендәге кайбер университетларда тикшерү-өйрәнү эшләре алып барды. Бер атна буенча Наилә ханым Төркиянең иң яхшы югары уку йорты саналган Урта көнчыгыш техник университеты Аурупа Берлеге һәм икътисад бүлекләрендә уку-укыту методлары белән танышты. Анкара дәүләт университеты бизнес идарәчелеге факультетында икътисад, маркетинг, коммерция, җитәкчелек кебек тармаклар буенча кадрлар әзерләү процессларын өйрәнде. Төркия дәүләт югары уку йортлары оешмасында бакалаврдан алып профессорлык дәрәҗәсенә кадәр гыйльми үсеш баскычларын тикшерде. Бу университетлар белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карады.

Техник фәннәр кандидаты, профессор Наилә Баһаутдинованың максаты - Стамбулдагы техник югары уку йортлары белән дә элемтәләр урнаштырып, киләчәктә ике тугандаш ил университетлары арасы студентлар, белгечләр алмашын булдыру, мәгариф өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итү. Якын көннәрдә Наилә ханым яңадан Төркиягә, бу юлы инде Стамбул шәһәренә килергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100