news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт энергетика университеты студентлар өчен 19 катлы тулай торак төзи

Проект-смета документларын әзерләүгә уку йорты 9 млн 500 мең сум акча бүлеп бирә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт энергетика университеты студентларга 19 катлы тулай торак төзи. Проект-смета документларын әзерләүгә университет 9 млн 500 мең сум акча бүлеп бирә. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында документ урнаштырылган.

Яңа торак корпус Красносельская урамында булачак. Ул 581 кешегә исәпләнә.

Быелгы бәяләр белән исәпләгәндә, төзелешкә 420 млн сум акча кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot