news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт энергетика университеты Казанда яңа технопарк ача

КДЭУ технопаркы «Schneider Electric» һәм «Сетевая компания» ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

Казан дәүләт энергетика университеты Казанда яңа технопарк ача
Султан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 20 сентябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында яңа технопарк ачыла. Аның ачылышы югары уку йортының 50 еллыгына багышланган. Бу турыда бүген «Татар-информ» агенлыгында матбугат конференциясендә КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сөйләде.

«Технопарк ачылышына озак әзерләндек. Ул төрле инженер үзәкләреннән һәм быел ачылачак лабораторияләрдән тора. Анда яшьләр бизнес-инкубаторы, гамәли комплектация үзәге бар. Моннна тыш, безнең вузны тәмамлаган һәр белгечкә эшче һөнәрен үзләштертү бурычын куйдык. Шуңа күрә «Schneider Electric» һәм «Сетевая компания» ярдәмендә ElektroSkills яңа уку классын ачабыз», — дип сөйләде спикер.

Эдвард Абдуллаҗанов билгеләп узганча, КДЭУ технопаркы республикада бердәнбер. Ул эшче һөнәрләренә уку өчен заманча технологияләр белән җиһазланган. Шулай ук КДЭУ икенче «ThermotechnicalSkills» үзәген ачарга планлаштыра, анда башка белгечлекләр буенча белем бирәчәкләр.

«Без партнерлар белән бергә ел саен яңа фәнни-техник үзәк яки яңа лаборатория ачу бурычын куйдык. Шулай итеп, 2 октябрьдә „Schneider Electric“ компаниясе белән бергә компетенцияләр үзәге ачарга планлаштырабыз», — диде эксперт.

Технопарк территориясендә инжиниринг үзәге эшли, «Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы» халыкара проекты гамәлгә ашырылган.

Юбилей көнендә мәйданчык Кытайның һәм Россиянең унар эшмәкәрен кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100