news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт энергетика университеты 50 еллык юбилеен билгеләп үтә

КДЭУга беренче курска укырга керү өчен БДИдан уртача 70 балл кирәк.

Казан дәүләт энергетика университеты 50 еллык юбилеен билгеләп үтә
Султан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2018 елның 20 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сөйләде.

«Югары уку йорты республиканың энергетика һәм сәнәгать өлкәсе ныклы үсеш алган чорда, Зәйдә ГРЭС, шулай ук Казанда һәм Түбән Камада объектлар төзелгәндә оештырылды. Татарстан инициативасы буенча Мәскәү энергетика институтының Казанда филиалын ачарга тәкъдим ителде. 1999 елның 14 гыйнварында филиал Казан энергетика институтына, ә 1999 елның 14 сентябрендә дәүләт энергетика университетына үзгәртелде», — дидел спикер.

  • Бүген университет 4 институттан һәм 33 кафедрадан тора. Биредә 470 укытучы эшли. Хезмәткәрләрнең 60 проценты «фәннәр кандидаты», 16 проценты «фәннәр докторы» гыйльми дәрәҗәләргә, 40 проценты мактаулы исемгә ия.

Бүгенге көндә югары уку йортында 10 мең чамасы студент белем ала, шул исәптән 335 чит ил гражданы. Быел 753 кеше бакалавриат программасы, ә 379 кеше магистратура программмасы буенча кабул ителгән. Быел укырга керүчеләрнең БДИ буенча уртача баллары 70 булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100