news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шәһәрдән читкә чыкмаска өнди

Кар көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә тизлек арттырмаска киңәш ителә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә киңәш ителә.

Көзге-кышкы чорда автомобильчеләргә катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлек сайларга кирәк. Куркыныч маневрлар ясаудан һәм каршы як полосага чыгудан тыелу, куркынычсыз дистанция һәм ян интервал саклау зарур.

Дәүләт автоинспекциясе кышкы шина җитештерүчеләр аларны бер атна дәвамында температура 5-7 градуска төшкәндә куярга киңәш итә, дип искәртә. Шиналарны вакытында алыштыру начар һава шартлары белән бәйле юл вазгыятендә йөртүчеләргә ышанычлы идарә итү мөмкинлеге бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100