news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында Ачык ишекләр көне була

Абитуриентлар һәм аларның ата-аналары быел югары уку йортына керү үзенчәлекләре белән якыннан таныша алачак.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). 24 мартта Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында Ачык ишекләр көне була. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара кысаларында абитуриентлар һәм аларның ата-аналары аудиторияләрне карап чыга, университетның оешу тарихы, агрономия факультетының юнәлешләре һәм 2018 елда югары уку йортына керү үзенчәлекләре белән якыннан таныша ала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Ферма 2 ур., 53 нче йорт (агрономия факультеты бинасы, актлар залы).

Чара 10:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100