news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт аграр университеты студентлары язгы чәчүдә катнашачак

Вузга Татарстанның күп кенә районнарыннан язгы кыр эшләрен башкаруда ярдәм итүне сорап гаризалар килде

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казан дәүләт аграр университеты студентлары язгы чәчүдә катнашачак. Вузга инвесторлар, ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан язгы кыр эшләрен башкаруда ярдәм итүне сорап гаризалар килде.
Республика хуҗалыкларына агрономия факультеты, механикалаштыру һәм техник сервис институтының 3, 4 курсларында укучы 400 гә якын студент практика үтәргә барачак. Ике атна дәвамында студентлар чәчү комплексларына орлык тутырырга ярдәм итәчәк, агрегатларның эшен күзәтәчәк һәм башка эшләр башкарачак. Студентлар хуҗалыкларга һава торышының нинди булуына карап, Татарстанда язгы кыр эшләре башланыр алдыннан юл тотар дип көтелә.



news_right_1
news_right_2
news_bot