Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан дәүләт аграр университеты командасы КВНның “Татар лигасы” чемпионнары дип табылды
Чемпион кубогы өчен барлыгы 4 команда көч сынашты
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Кичә кич “Уникс” концертлар залында КВНның “Татар лигасы” финалы булып узды. Чемпион кубогы өчен “Казан Ыстайл”, “Марат”, “Tatar Team” һәм “КамПИ” командалары көрәште. Алар сәламләү, тамашачы белән разминка, видеоконкурс һәм “йолдыз” катнашында музыкаль өй эше ярышларында көч сынашты. Соңгысында командалар белән бер сәхнәдә Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров, “Голос” телепроекты лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗанова, “Зө-ләй-лә” төркеме, “Дөбер-шатыр” төркеме солисты Әсхәт, танылган рэп-башкаручы Шәкүр чыгыш ясады.
Уенны КВНның “Татар лига”сына нигез салучы Фәридә Таштабанова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, татар эстрадасының күренекле җырчысы Илназ Сафиуллин, рэп-башкаручы Шәкүр, ТР КВН директоры Илдар Фәттахов, “Татар радиосы”ның баш редакторы Айваз Садыйров бәяләде.
Финал нәтиҗәләре буенча КВН “Татар лигасы”ның 2014-2015 ел сезонының абсолют җиңүчеләре дип Казан дәүләт аграр университетының “Казан Ыстайл” командасы табылды. 2нче урында – КФУның Яр Чаллы институтыннан “КамПИ” командасы. КФУның Филология һәм мәдәни багланышлар институтының “Tatar Team” КВН командасы 3 урынга лаек булды.
Бу хакта ТР КВН матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз