news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт аграр университеты ачык ишекләр көненә чакыра

Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша алачак.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). 16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты ачык ишекләр көне үткәрә. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләгән балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы). 

news_right_1
news_right_2
news_bot