Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан чыгарылыш укучысы Татарстан Республикасының «Ел укучысы – 2024» дип танылды
КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 11А сыйныфы укучысы Ренат Кәримов Татарстанның ел укучысы булды. Ул информатика буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасы һәм укучылар арасында программалаштыру буенча ачык бөтенроссия команда олимпиадасында җиңде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Быел бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында ТР башкаласыннан 148 укучы җиңүче һәм призер булды. Иң күп призлы урыннарны укучылар химия, экология, хокук, икътисад һәм информатика буенча яулады.
Искәртик, 2024 елда Татарстанда өч фән – икътисад, информатика һәм әдәбият буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Төп оештыручы буларак «Республика олимпиада үзәге» чыгыш ясады.
«Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар санының Татарстан Республикасы буенча артуын күздә тоткан тенденция мәгариф оешмалары укучылары тарафыннан интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнүгә кызыксынуның ел саен арта баруы турында сөйли», - диелә министрлык хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз