news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының 60 проценты профильле математикадан БДИ тапшырачак

Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының 60 проценты профильле математикадан БДИ тапшырачак

Казанның 9нчы сыйныф укучылары арасында география, информатика һәм җәмгыять белеме иң популяр сайлап тапшыра торган фәннәр булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучыларының 40,6 проценты ТДИ тапшыру өчен география, 40,1 проценты информатика, 36,7 проценты җәмгыять белемен сайлаган.

11нче сыйныф укучылары арасында иң популяр фән – профильле математика. Аны укучыларның 60 проценты тапшырырга планлаштыра. Лидерлар өчлегенә шулай ук җәмгыять белеме (34 процент) һәм информатика (24 процент) кергән.

2026 елда Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен барлыгы 23,1 меңгә якын укучы уза. Шуларның 16,1 меңе 9нчы сыйныфны, ә 6,9 меңе 11нче сыйныфны тәмамлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot