Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан чыгарылыш сыйныф укучылары тугыз фән буенча БДИның уртача баллын арттырдылар
Быел Бердәм дәүләт имтиханын 5 мең 578 Казан чыгарылыш сыйныф укучысы, ә Төп дәүләт имтиханын 13 мең 726 укучы тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда, унберенче сыйныф укучылары тугыз фән буенча уртача баллны яхшыртканнар, шул ук вакытта быел 159 чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл җыйды. ТДИ нәтиҗәләре буенча 1063 тугызынчы сыйныф укучысы гел «5»ле билгеләре белән аттестатлар алды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ТР Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
«Тугызынчы сыйныф укучыларының нәтиҗәләре сөендерде: яртысы – рус теленнән, бишенче өлеше математикадан «бишле» алды», — дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. Әмма быел унберенче сыйныф укучыларының рус теле буенча уртача баллы кимеде. Шәһәр башлыгы Ирек Ризвановка моның сәбәбен игътибар белән анализларга кушты.
«Шуңа да карамастан, рус теле буенча уртача балл, узган еллардагы кебек үк, гомумроссия күрсәткеченнән югарырак. Йөз баллы нәтиҗәләр буенча җитди үсеш. Без Олимпиада хәрәкәтенә ярдәм итү системасын төзедек, һәм болар барысы да, һичшиксез, үз нәтиҗәләрен күрсәтә», — дип ассызыклады мэр.
Аттестат алу өчен 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар мәҗбүри рәвештә ике фәнне — рус телен һәм база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшыра. Рус теле буенча БДИның уртача баллы быел 67,1 балл тәшкил итте – узган ел белән чагыштырганда ул дүрт баллга кимрәк булды. Фән буенча биремнәрнең минималь җыелмасын 13 укучы үти алмады.
Профиль дәрәҗәсендәге математика буенча уртача балл узган ел белән чагыштырганда җиде баллга артты һәм 70,5 балл тәшкил итте. Бары тик өч укучы гына биремнәрнең минималь җыелмасын үти алмады — узган ел бу күрсәткеч 21 кеше иде.
Әйтергә кирәк, мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы үтмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны өстәмә көзге чорда тапшыра алачак.
Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, БДИ нәтиҗәләре динамикасы уртача Россия мәгълүматлары белән туры килә. Казан чыгарылыш сыйныф укучылары тугыз фән – профильле математика, биология, химия, физика, инглиз, француз һәм немец телләре, тарих, рус әдәбияты буенча уртача баллны яхшырттылар. Шул ук вакытта БДИ тапшыру өчен җәмгыять белеме, физика, биология һәм химия иң кирәкле предметлар булып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз