news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ЦУМында «Тере мирас: глобальләшү чорында мәдәниятләр диалогы» дигән сессия узачак

12-15 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Тере мирас: глобальләшү чорында мәдәниятләр диалогы – милли тәңгәллектән алып халыкара танылуга кадәр» дип исемләнгән махсус сессия узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Сессия барышында Казанның һәм Татарстан районнарының иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында көн саен концерт программалары әзерләнә.

Районнардан алып башкалага кадәр Татарстанның тере мирасы белән танышырга, музыка һәм сәнгать аша мәдәниятләр диалогында катнашырга чакырабыз, диелә хәбәрдә.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot