news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ЦУМында «Россия халыклары телләрендә әкиятләр укыйбыз» дип аталган чара узды

Казан ЦУМында «Россия халыклары телләрендә әкиятләр укыйбыз» дип аталган чара узды
Фото: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты

Казанның «Уникаль осталык үзәге»ндә «Россия халыклары телләрендә әкиятләр укыйбыз» дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм Россия халыклары телләре көненә багышланды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында.

Татарстан милли-мәдәни оешмаларының яшьләр хәрәкәте вәкилләре һәм 11-15 яшьлек мәктәп укучылары туган телләрендә әкиятләр һәм фольклор әсәрләреннән өзекләр укыды, аннары аларны рус теленә тәрҗемә итте.

Мондый формат балаларга тере сөйләмне ишетергә, сүз һәм образлар аша мәдәни мирас белән танышырга ярдәм итә, ди оештыручылар.

Россия халыклары телләре көненә багышланган чара «Китап поезды» проекты кысаларында оештырылды. Татарстан башкаласына 50дән артык язучы, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot