Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Kazan Classic Fest фестивале опера һәм балет театры бинасында 7 мең тамашачыны җыйган
“Билетлар 2 ай алдан сатылып бетте”, - ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр Кубогы уңаеннан оештырылган Kazan Classic Fest исемле халыкара музыка фестиваленә билетлар ике ай алдан сатылып беткән. Бу хакта театрның җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Kazan Classic Fest фестиваленә билетлар ике ай алдан сатылып бетүгә карамастан, Казан кунаклары өчен әзерләп куелган билетлар да булган. Һәр концертта ким дигәндә 20 дән артык Казан кунагы булган.
“Билетлар алынмыйча, залда буш урыннар булса, тамашачыларга да, артистларга да бу уңайсыз булыр иде. Театр артистлары алкышларны ярата. Алар ансыз яши алмый. Без 50 ләп билетны гына алып куйдык, шуларның 20 се - Казан кунакларына билгеләнгән иде”, - ди Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының җитәкчесе.
Билетлар бәясе һәм сатылып бетү турында Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: "Билетларның бәясе 1 500 сумга кадәр иде. Җиде тамаша куйдык дип алсак, якынча 7 мең тамашачы килде. Тулы зал - безнең өчен гадәти күренеш”, - диде.
Мәгълүмат өчен. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Kazan Classic Fest исемле халыкара музыка фестивале уза. Бу фестивальдә опера һәм балет театрында - өч опера, ике балет һәм ике бию ансамбле чыгышын карап булды.
Фестиваль бүген, 29 июньдә, “Евгений Онегин" операсы белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз