news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркының «Мирас» милли спектаклен беренче тапкыр Көнбатыш Европада күрсәтәчәкләр

Казан циркының «Мирас» милли спектаклен беренче тапкыр Көнбатыш Европада күрсәтәчәкләр
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан дәүләт циркының «Мирас» милли фэнтези спектакле Будапештка гастрольгә китә. Бу Россия циркының соңгы дүрт елда Көнбатыш Европада беренче зур гастрольләре. 2026 елның биш ае дәвамында Будапештның башкала циркында татар халкының мәдәнияте һәм тарихына багышланган «Мирас» тамашасын күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә циркның матбугат хезмәте.

Күп гасырлык татар мәдәнияте Европа тамашачысына заманча цирк сәнгате аша беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. 2025 елда Татарстанның «визит карточкасы» буларак куелган спектакль төсле костюмнар, декорацияләр һәм эксклюзив махсус эффектларны берләштерә. Спектакльнең төп идеясе – Ватанга мәхәббәт, милли тамырларга һәм традицияләргә хөрмәт.

2025 елның җәендә «Мирас» зур уңыш белән Казанда узды: 69 күрсәтүдә спектакльне 127 меңнән артык тамашачы карады. Көзен ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Минскида гастрольләр узды, анда 44 тамаша 67 меңгә якын караучыны җыйды. Хәзер Венгрия тамашачылары татар мәдәнияте һәм эпосы белән таныша алачак.

Гастрольләрнең нечкәлекләрен ачыклау өчен Казанга Будапештның Милли цирк сәнгате үзәге һәм башкала циркы директоры Питер Фекете килгән. Казан дәүләт циркы директоры Эльмира Булатова белән ул гастрольләр уздыру турында килешүгә кул куйган. Спектакль 18 апрельдә башлана һәм 2026 елның сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot