Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан циркының элеккеге директоры Рамил Шәрифуллин вафат
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан циркының элеккеге директоры Рамил Шәрифуллин 45 яшендә вафат булган. Бу хакта циркның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Хәбәрдә үлем сәбәпләре, хушлашу вакыты һәм урыны турында берни дә әйтелми.
Рамил Шәрифуллин Казан циркы белән ике ел ярымнан артык — 2019 елның мартыннан 2021 елның ноябренә кадәр җитәкчелек итә. Аның әтисе, Дамир Шәрифуллин, үз вакытында 25 елдан артык цирк директоры булып эшләгән.
Кече Шәрифуллин хезмәт тикшерүеннән соң вазифасыннан җибәрелә. Тикшерү социаль челтәрләрдә таралган видеоязма сәбәпле үткәрелә — анда цирк директоры бер хезмәткәр ханым яшеренгән кабинетны ачарга маташа һәм берничә тапкыр ишеккә пычак белән кадый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле дисциплинар җәза таләп итте. Рамил Шәрифуллин үзе бу вакыйганы «авыр ел» сәбәпле «нервлары чыдамавы» белән аңлаткан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз