news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркында «Печән базарында» театраль-цирк тамашасы премьерасы узды

Быел Габдулла Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланган төп чараларының берсе - «Печән базарында» театраль-цирк тамашасы Казан циркында узды. Программаны 8 көн дәвамында 16 мең кеше караячак.

Тамаша Тукайның балалар өчен язылган төп әсәрләренә басым ясап куелган иде. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре, «Пар ат», «Күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләре яңача укылышта яңгырады.

Тукай ролен чиратлашып Нурбәк Батулла белән Артур Шәйдуллин башкарачак. Премьераның беренче көнендә Нурбәк Батулла уйнады.

Программаның сценарий авторы Илгиз Зәйниев сюжетны Тукайның төшенә бәйләгән. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасыннан соң Карәхмәт Тукайга ачулана, курыккан Тукай төшендә циркка эләгә һәм үз геройлары, шулай ук, данлыклы Карәхмәт батыр белән очраша.

Сюжет цирк номерлары белән аралаштырылып бара.

Беренче тамашага татар интеллигенциясе вәкилләре – артистлар, язучылар да килгән иде. Залда «Апуш» балалар театры артистлары күп иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100