news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркында барлык дин вәкилләре өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Казан дәүләт циркында гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Аннан барлык конфессия вәкилләре дә файдалана ала, дип хәбәр итәр циркның матбугат хезмәте.

Кирәк булган очракта бүлмә ир-ат һәм хатын-кызлар өчен бүленергә мөмкин. Бу мөселман тамашачылары өчен эшләнгән. Якындагы бәдрәфтә юыну өчен кирәкле әйберләр бар.

«Гыйбадәт бүлмәсе гардероб янында урнашкан. Кирәк булса, аны цирк хезмәткәрләре табарга ярдәм итә», — диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot