news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркында артист трюк башкарганда егылган һәм аңын югалткан

Бүген Казан циркында көндезге тамашада артист Матвей Циренщиков трюк башкарганда егылып, башы белән манежга бәрелә һәм аңын югалта.

Циркның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, аны манеждан носилкада алып киткәннәр. Циркның дежур шәфкать туташы аны аңына китерә һәм карый.

Бәхеткә, ир-ат бернинди җәрәхәтләр дә алмаган, тиз генә аңына килгән һәм аягына баскан.

«Шуңа да карамастан, аны тикшерү уздыру өчен хастаханәгә илтү карары кабул ителгән. Хәзер Матвей клиникада һәм кирәкле медицина процедураларын уза. Иң мөһиме - аның белән барысы да тәртиптә. Чыгыш вакытында ул, номердагы барлык катнашучылар кебек үк, саклык шлемында иде», - диделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot