news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркы үзенең «игезәк» сайтлары аша билет алмаска киңәш итә

Казан циркы үзенең «игезәк» сайтлары аша билет алмаска киңәш итә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казан циркы үзенең «игезәк» сайты барлыкка килүен хәбәр итә – анда билетлар чын, ләкин алар кыйммәтрәк тора.

«Мондый сайтлар зур мәдәният учреждениеләренең бәласы. «Игезәк» сайтның Казан циркы тамашаларына билет сату килешүе юк. Алар чын билетлар сата, әмма бәяләре 2-3 тапкыр кыйммәтрәк», дип хәбәр итә Казан циркы үз аккаунтларында.

Цирк җитәкчелеге әйтүенчә, аларның шикаяте мондый сайтларның вакытлыча ябылуына китерә, әмма алар тагын ачыла.

«Игезәк» сайтта 3 яшькәчә бала өлкән кеше белән түләүсез керә ала диелгән. Казан циркында өлкәннәр белән керүче 5 яшькәчә баланы аерым урынсыз гына бушка үткәрәләр.

Казан циркының рәсми сайты - https://kazan-circus.ru. Башка төрле сайтларга юлыксагыз, Казан циркы алардан билет алмаска киңәш итә. «Игезәк сайттан билет алган булсагыз, борчылмагыз, алар чын билетлар. Кыйммәтрәк кенә», диелгән Казан циркы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100