Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан циркы урамда экзотик хайваннар белән фотога төшү куркыныч булу турында кисәтә
Казан дәүләт циркы бина янәшәсендә төрле хайваннар белән фоторәсемгә төшәргә тәкъдим итүчеләргә игътибар күрсәтмәскә, алар кулындагы маймыл яки тутый кош белән фоторәсемгә төшмәскә киңәш итә.
«Цирк тамашасы тәмамлангач сез бик бәхетле булып урамга чыгасыз, цирк янәшәсендә истәлек өчен фотога төшәргә җыенасыз, шул вакыт сезнең янга маймыл, тутый кош яки башка бер экзотик хайван тоткан кеше килеп үз хезмәтен тәкъдим итсә, ашыкмагыз», дип кисәтә Казан циркының матбугат үзәге.
Болай эшләргә ярамауның берничә сәбәбе күрсәтелә. Беренчедән, Казан циркы янында торган кешеләрнең циркка бер катнашы да юк, алар дрессировка буенча белгечләр түгел, димәк, аларның экзотик хайваннар белән эш итә белүен беркем дә гарантияләми. Алар кулындагы маймыл да, тутый кош та тешләргә мөмкин.
Икенчедән, әлеге хайваннарның авыру булуы да мөмкин. Чөнки аларның нинди шартларда яшәве һәм тиешле прививкалары булу-булмавы билгесез. Даими рәвештә ветеринар күзәтүе астында булуы турында мәгълүмат юк. «Сез ул тутый кошының орнитоз белән авырмавын тәгаен белмисез, шуңа да балагызга аның белән фотога төшәргә рөхсәт итү куркыныч», дип кисәтә Казан циркы җитәкчелеге.
Өченче сәбәп итеп хайваннарның авыр хәле китерелә. Әйтик, +20..+25 градус температурада яшәргә күнеккән маймыл ноябрь салкынын авыр кичерә. «Акча түләп әлеге маймыл белән фотога төшәсез икән, димәк, хайваннарга рәхимсез карашка финанс ягыннан ярдәм итәсез булып чыга. Чит кешеләрнең сыйпау өчен кагылуы да хайван өчен стресс һәм вирус эләктерү куркынычы булуын да онытмагыз», дип искәртелә хәбәрдә.
«Циркта хайваннар белән эшләүнең гуманлы дрессура нәтиҗәсен, хайваннарның кадерле булуын күрсәгез, урамда аларны рәхимсез кулланалар. Мондый хайваннар беән фотога төшәргә кызыгырга кирәкмәвен балаларыгызга да аңлатыгыз», диелгән мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз