Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан циркы тамаша залында коляскадагы инвалидлар өчен махсус урыннар барлыкка килде
Казан циркы тамаша залында коляскадагы инвалидлар өчен махсус урыннар җиһазландырылды. Хәзер биредәге тамашаларны инвалид коляскасындагы алты тамашачы карый алачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
Залның бишенче секторында барлыгы алты урын булдырылган: уң якта өч урын һәм сул якта өч урын. Инвалид коляскасындагы тамашачыга махсус зонада урын алу өчен гадәттәгечә тамашага билет сатып алырга гына кирәк.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз