news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркы, бер сезон эчендә 715 мең тамашачы җыеп, рекорд куйды

Казан циркы, бер сезон эчендә 715 мең тамашачы җыеп, рекорд куйды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан дәүләт циркы 136 нчы сезонын рекордлы санда тамашачы белән тәмамлады. 2025 елның 18 октябреннән 2026 елның 6 сентябренә кадәр аның тамашаларын төрле мәйданчыкларда 715 мең кеше караган. Бу хакта циркның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу вакыт эчендә цирк өй манежында дүрт зур программаны тәкъдим итте, Минск һәм Будапештта халыкара гастрольләр уздырды, җәй буе «Сочи Парк» та шоу күрсәтте, ә сезонны балалар цирк мәктәбенең 30 еллыгын бәйрәм итү белән тәмамлады.

Сезон дәвамында Казан циркы 580 тамаша күрсәтте.

2025 елда Казан циркы куйган «Мирас» милли фэнтези спектакленең халыкара гастрольләре сезонның төп вакыйгаларының берсе булды. Премьерадан соң куелыш белән башка цирк мәйданчыклары кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot