Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан цирк мәктәбе укучылары Франциядә цирк артистлары фестивалендә катнаша
Казан цирк мәктәбе укучылары Владимир Серов, Елизавета Демидова, Ярослав Краснов и Ксения Семёнова Франциянең Сен-Поль-ле-Дакс шәһәрендә узучы XXIII халыкара цирк артистлары фестивалендә катнаша.
«Фестиваль президенты Бруно Лалой Россияне бик ярата. Ул һәрвакыт үзе булган шәһәрләрдәге цирк номерларын карый. Аны талантлар җыючы дип атап була. Үткән ел ул Казанга килгәч безнең укучыларның номерларын карап, фестивальгә чакырды», дип аңлатты Казан циркы директоры Эльмира Булатова цирк сәнгатендәге халыкара проектларга багышланган матбугат конференциясендә.
Эльмира Булатова Казан цирк мәктәбе укучыларының 2013 елда бу фестивальдә булып гран-при алганлыгын искәртте.
«Безнең балалар анда өлкәннәр белән беррәттән чыгыш ясаячаклар. Бу бик җаваплы һәм дулкынландыргыч», дип өстәде ул.
Франциягә балалар белән бергә аларга терәк булырга Казан циркы директоры үзе дә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз