news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^“Казан чуашлары” музыкаль төркеменең “Акатуй” аудиокассетасы чыкты

^“Казан чуашлары” музыкаль төркеменең “Акатуй” аудиокассетасы чыкты

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан, башкалада яшәп иҗат итүче “Казан чуашлары” музыкаль төркеменең “Акатуй” исемле тәүге проекты дөнья күрде. Бу турыда бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге төркем җитәкчесе Алексей Наумов тәфсилләп сөйләде. Конференциягә килгән кунакның тагын берсе – Казанда чыгып килүче “Сувар” чуаш газетасының баш мөхәррире Константин Малышев.

Акатуй - Чуашстанда чәчү эшләре тәмамланганнан соң оештырыла торган зур бәйрәм. Алексей Наумов шулай ук Идел буе чуаш яшьләре берлеге рәисе булып та тора. Аудиокассета өстендә эш ике ел дәвамында барган, проектта катнашучылар төрле шәһәрләрдән һәм аларның һәммәсенең дә 30 яшькә кадәр булуын да исәпкә алырга кирәк. Иң яшь башкаручы – 18 яшьтә икән. Проект җитәкчесе, башкаручыларның күбесенең үзешчән булуын һәм аларның яртысының музыкаль белемсез булуын да яшермәде. Шулай да Розанжелло псевдонимын алган җырчы кыз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында хормейстер булып эшли һәм үзе татар милләтеннән булып, элек тамчы да чуаш теленнән хәбәрдар булмаса да, хәзер исә, чуаш телен аңлый һәм бу телдә җырлый да. А. Наумов профессиональ вокалчыларга, Түбән Кама музыка училищесын тәмамлаган В. Кожеманованы да мисалга китерде.

“Сезнең халыкта “Җиде йолдыз” фестиваленә охшаш берәр чара уздырыламы дигән сорауга, А. Наумов бүген Түбән Кама шәһәрендә башланып китәчәк халык җыры фестивале турында сүз кузгатты. Ике елга бер мәртәбә үткәрелүче фестивальдә чуашлар ныклап тупланган 20 ләп районнан 800 кеше катнашырга теләк белдергән. “Көмеш тавыш” халыкара фестивале яшь талантларны ачыкларга ярдәм итә. Бүгенге көндә караоке системасы тәҗрибәсен куллану турында сүз кереп киткәч, “Сувар” газетасы баш мөхәррире Константин Малышев Чуашстанда әлеге мәсьәләнең тормышка ашырылуы техник проблемаларга төртелеп калуын ассызыклады, ләкин бу юнәлештә эш алып барыла икән.

“Альбомдагы җырлар төрле характерда, араларында рок һәм фольклор сыйфатларын үзендә туплаганнары да бар. Гомумән, мин үзебезнең төркемне чуаш рогына нигез салучылар дип саныйм. Рэп, джаз юнәлешендәге әсәрләр дә юк түгел”, - диде Алексей Наумов. Аның Розанжелло белән башкарылган дуэты нәкь менә заманча рэп белән үрелеп бара. Әлеге музыкаль төркемнең гитарачы, бас-гитарачы һәм клавишчысы татар милләтеннән. Беренче җыр Казанга мәдхия буларак язылса, калган җырлар мәхәббәтне һәм башка темаларны чагылдыра. Җентыкта лирик көйләр дә өстенлек алган.

Музыкаль төркем иҗат җимешләре белән башка шәһәрләргә дә, әйтик, Түбән Камага сәяхәт кылырга уйлый. “Без шул рәвешле, Татарстанда чуаш мәдәниятенең күркәм якларын тәкъдим итәргә уйлыйбыз”, - диде ул. “Казан чуашлары” 18 март көнне Эчке эшләр министрлыгының мәдәният сараенда чыгыш ясарга ниятли. Алга таба Яр Чаллы, Чирмешән һәм башка районнарга да гастрольләр оештыру планга кертелгән. Җәйгә кергәч, икенче альбомның да дөнья күрүе ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot