news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан читеннән аккан Нокса елгасы күпере буйлап уза торган транспорт схемасы үзгәрә

Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты игълан итә

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә сәгать 11.00дә Казанның юл хезмәте тарафыннан кертеләчәк бу үзгәрешләр Мамадыш тракты буйлап барган транспортка яңа күпернең икенче ярты ягыннан хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк, әмма быел гыйнварда ачылган беренче яртысы, төзелеш эшләрен тәмамлау максатында, транспорт өчен вакытлыча ябылачак. Төзүчеләр биредә күпергә керү-чыгу җайланмаларын ахыргача урнаштырып бетерергә һәм якын-тирәдәге территориядә уңайлыклар ясарга планлаштыра. Эшләр төгәлләнгәч, 60 метр озынлыкта һәм 25 метр киңлектәге (элек 7 метр иде) һәр юнәлештә 3әр тасмалы яңа күпернең транспорт үткәреп җибәрү үзлеге 4 тапкырга артачак.    

 Мамадыш тракты Казанга керү-чыгу өчен каралган төп юлларның берсе. Әлеге күперне салу эшләре 2007 елда, ә Космонавтлар урамыннан «М-7» федераль трассасына кадәр Мамадыш тракты юлын реконструкцияләүгә әзерлек эшләре былтыр башланган иде. Төп эшләр исә 2010-2011 елларда башкарылыр дип ниятләнә.

Шулар хакында хәбәр иткән шәһәр Башкарма комитеты транспорт белән идарә итүчеләрне Нокса елгасы аша сылынган әлеге күпер турысында үтә игътибарлы булырга өнди.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100