news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан-Чистай юлында машиналар берничә чакрымга сузылган «бөке»дә утыра

Әлеге трасса буенча йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен Казанга таба хәрәкәт чикләнгән.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казан-Чистай юлында җиңел машиналар берничә чакрымга сузылган «бөке»дә утыра, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Хәзерге вакытта Чистай районы Дәүләт автоинспекциясе әлеге трасса буенча, җиңел автомобильләрдән тыш, барлык төр транспортка да Казанга таба хәрәкәтне чикләгән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең шәһәрара автобуслар хәрәкәтен туктатуы хакында хәбәр иткән иде.

Полицейскийлар шулай ук йөк машиналары шоферларына трассага чыкмаска киңәш итте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot