Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан, Чиләбе һәм Ярославль Еврочеллендж матчлары үткәрү урыны буларак карала
Уеннар апрель аенда узарга тиеш.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Россия хоккей федерациясе Казан, Ярославль һәм Чиләбене Россия белән Франция җыелмалары арасында Еврочеллендж матчлары үткәрү урыны сыйфатында карамакчы. ТАССка бу хакта федерациянең беренче вице-президенты Роман Ротенберг җиткергән.
Әлеге уеннар якынча 10 һәм 16 апрельгә билгеләнгән.
"Хәзер Казан, Ярославль һәм Чиләбе буенча сөйләшүләр бара. Барлык өч вариант та карала", – дигән Ротенберг.
Еврочеллендж – 2011 елда 12 илнең (Россияне дә кертеп) хоккей федерацияләре килешүе нәтиҗәсендә төзелгән турнир. Ярышлар күп кенә командалар өчен ил чемпионатына әзерлек этабы булып тора. Әйдәп баручы дүрт ил җыелмасы – Россия, Швеция, Чехия һәм Финляндия Еврочелленджда апрельдән чыгыш ясый. Алар көндәш буларак рейтингта үзләреннән түбән торган команда белән ике очрашу уздыра.
Россия хоккейчылары әлеге ярыш кысаларында апрель урталарында Швейцария командасы белән уйнаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз