Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан чикләрендә Казансуның экологик торышы хакында җитәкчелек һәм экологлар аңлатма бирде
ТР Пезиденты һәм табигатьне саклау прокуратурасына «Гринпис» җәмгыяте мөрәҗәгате буенча җәмәгать тыңлаулары бу җәй ахырында, чама белән август ахыры – сентябрь башларына планлаштырылган, дип белдерде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Хөснетд
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Казан шәһәре чикләрендә Казансуның экологик торышы» темасына брифинг үткәрелде.
Видеоконференция режимында барган әлеге чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хөснетдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Анатолий Щеповских, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының биотөрлелек бүлеге башлыгы Михаил Горшков һәм ТР Фәннәр академиясенең Экология проблемалары институты гидрология лабораториясе мөдире Асия Горшкова катнашты.
Брифингта игълан ителгәнчә, Россиянең «Гринпис» табигатьне саклау оешмасы май ахырында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм табигатьне саклау прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган (бу хакта матбугатта «Спорт против природы» язмасы мәгълүм). Анда сүз халыкара спорт уеннары үткәрүнең табигатькә зыян салачагы, 2013 елда Универсиада уздырырга җыенган Казанның Казансу елгасы яры зонасында «Миллениум» күпереннән өстәрәк урындагы утрауларда һәм Дәрвишләр бистәсе тимер юл күперенә кадәр турыларда РФнең һәм ТРның Кызыл китапларына кертелгән хайваннар һәм үсемлекнең кыймәтле төрләре (алар аерым-аерым күрсәтелгән) юкка чыгу куркынычы янавы турында әйтелә һәм хакимияттәгеләргә бу мәсьәләдә зирәклек күрсәтеп, башкаланың кыйммәтле табигать комплексларын юк итүгә юл куймасына өмет белдерелә. Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте Универсиадага әзерлек кысаларында Совет районыннан башлап, «Миллениум» күперенә кадәр яр буйларын 40 гектар мәйданда юдыртырга җыена, сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннарның үсү, яшәү урыннары җимерелү куркынычы яный, диелгән анда. Шәһәрнең иҗтимагый һәм фәнни оешмалары шушы территориядә «Казан утраулары» дип аталган ландшафтлы парк ясау тәкъдиме белән чыккан булган һәм ул шәһәр төзелешенең генераль планында да каралган, әмма Универсиада объектлары салу бу табигый парк төзүгә мөмкинлек бирмәячәк, дип борчылу белдерелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.
«Гринпис» экологларының гигант спорт объектлары төзү хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына зур зыян сала дигән фикеренә карата, әйтик, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкиле М.Горшков, аларның хат-мөрәҗәгатьтәге фикерләре дөреслеккә туры килеп бетми, ул турыдагы флора һәм фаунага куркыныч янамый – алар җитәрлек кадәр үрчегән, шулай ук уникаль табигать почмагы дию дә дөрес түгел – алар элек шәхси хуҗалыклар кулланган көтүлекләр һәм печәнлекләр генә, дип бәяли һәм гринпислылар күрсәткән кайбер төрләрләрнең ул территориядә яшәгәне билгеле түгел, дип инкарь итә. Моннан тыш, нинди дә булса төрнең саны кими икән, аны Идел-Кама дендрариена күчереп үрчетү һәм янә аның табигый урынына күчерү гамәлдә, дип аңлата. Казансуның уң як яры исә табигый парк итеп үзгәртеләчәк. ТР Фәннәр академиясе вәкиле А.Горшкова да шуны җөпләп, Казансуның уң як ярын реконструкцияләүдән аның суына да, шул исәптән Куйбышев су саклагычына да, зыян килмәячәк, дигән фикерен җиткерә. Аның сүзләренчә, Универсиада объектлары төзелеше форсатыннан файдаланып, Казансу төбен, дөресрәге, агымы юлын ләм һәм чүп-чардан арындыру елгага файда гына китерәчәк. Ә инде аның хәзерге утрауларына читтән тәэсир итмәгән очракта, геоморфологик, биологик закончалыклар буенча, бер кешенең генә гомере җитмәслек бик күп еллардан соң ул утраулар җирнең материк өлешенә әкренләп тоташачак.
Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары А.Щеповских исә, шәһәрләрдә тыюлыклар булмый, ә бары тик халык шәһәр шау-шуыннан ял итә, яр буенда спорт белән шөгыльләнә торган махсус урыннар гына була, әйтик, Сарытау белән Түбән Новгородта бар, Татарстан башкаласында да шундый урыннар булырга тиеш, дип саный.
Шәһәр хакимияте вәкиле Э.Хөснетдинов, Казансуның уң ярындагы 78 гектар мәйданда булачак реконструкция-төзелеш эшләренең 72 гектарында эш табигатьне саклау, әйләнә-тирәне матурлауга юнәлдереләчәк, ягъни 8 проценты гына Универсиада объектлары төзелешенә кагыла, дип ышандыра. Аның сүзләренчә, 17 гектар җирдә хәзерге вакытта үсеп утырган куаклар һәм агачлар кисеп алыначак һәм алар урынына 35 мең чамасы данә бүтән агач утыртылачак, арада республикага читтән кертелә торганнарыннан 35е – кыйммәтле токымнар. Ә инде «Гринпис» мөрәҗәгате буенча җәмәгать тыңлаулары бу җәй ахырында, чама белән август ахыры – сентябрь башларына планлаштырылган, әлегә документлар туплау, шуңа материаллар юнәтү эшләре бара, дип белдерде Э.Хөснетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз